news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медведев Мутконы яңа вазифага "лет ми спик фром май харт" сүзләре белән тәкъдим иткән

Шулай ук Министрлар Кабинеты утырышында яңа билгеләнгән спорт министры Павел Колобков та тәкъдим ителгән.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Хөкүмәт әгъзаларына вице-премьер вазифасына билгеләнгән Виталий Мутконы, шулай ук яңа спорт министры Павел Колобков та тәкъдим иткән дип яза "ТАСС".

"Хөкүмәт утырышын башлаганчы сезгә элеккеге һәм яңа коллегабызны тәкъдим итәм. Хәзер Виталий Мутко Хөкүмәт Рәисе урынбасары, ул спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте өчен җавап бирәчәк", - дип белдергән Премьер.

Аның сүзләренчә, кичә Президент Владимир Путин тәкъдимне хуплаган һәм Мутконы вице-премьер итеп билгеләү турында указ имзалаган. 

Медведев шулай ук яңа билгеләнгән спорт министры Павел Колобковны да тәкъдим иткән, ул моңарчы ведомство җитәкчесе урынбасары вазифасында эшләгән иде.

"Ул яңа җаваплы эшкә әзер дип ышанам. Аңа уңышлар телибез! - дигән Премьер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100