Медведев муниципаль сайлауларны партия исемлеге буенча үткәрү турындагы закон кабул ителү яклы
РФ Президенты фикеренчә, бу яңалык сәяси көндәшлекне көчәйтәчәк, Россия партияләрен һәм демократияне ныгытачак
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Дмитрий Медведев парламентарийларны муниципаль сайлауларны партия исемлеге буенча үткәрү турындагы законны беренче чиратта карарга чакырды, дип хәбәр итә "Интерфакс".
“Минем тарафтан партия исемлеге буенча муниципаль сайлаулар үткәрү турында кертелгән закон проектын беренче чиратта каравыгызны сорыйм”, - диде ул Федераль Җыен җитәкчелеге белән очрашуда.
“Бу яңалык сәяси көндәшлекне көчәйтәчәк, Россия партияләрен һәм безнең демократиянең позициясен ныгытачак”, - дип саный Д.Медведев.