news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медведев: минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумына кадәр күтәреләчәк

Быел 1 июльдән минималь хезмәт хакы 7800 сум булачак.

(Казан, 16 май, "Татар-информ"). Премьер-министр Дмитрий Медведев минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумы белән тигезләү ике ел эчендә хәл ителеп бетәчәк, дип җиткергән. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

"Әлеге мәсьәлә дәүләт өчен актуаль, ул финанслауны таләп итә. Соңгы елларда без минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумына шактый якын китердек, ул 7500 сумга җитте. Чынлап та, ул бик түбән иде. Быел 1 июльдән - 7800 сум булачак. Якындагы ике елда, әзерләнә торган закон проекты нигезендә, минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумы дәрәҗәсенә җиткерү бурычын куйдым. Моны, һичшиксез, эшләргә кирәк", - дип җиткергән ул Петербургта "Нева заводы"эшчеләре белән сишәмбе көнне очрашуда.

10 майда "Бердәм Россия" партиясенең сайлау алды программасын тормышка ашыруда контроль буенча комиссия утырышында Медведев минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумына җиткерү планы турында хәбәр иткән. Шунда ук ул 1 июльдән минималь хезмәт хакы күләме 7800 сумга кадәр үсәчәк, дип җиткергән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100