news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медведев киләсе алты елга салымнарны күтәрмәскә вәгъдә итте

Россия Премьер-министрының чыгыш ясаган тексты Министрлар Кабинетының рәсми сайтында урнаштырылган.

(Казан, 26 март, “Татар-информ”). Хөкүмәт якындагы алты елда салым системасына төзәтмәләр кертмәячәк. Бу хакта Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Финанслар министрлыгының киңәйтелгән коллегиясендә белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Аның чыгыш ясаган тексты Министрлар Кабинетының рәсми сайтында урнаштырылган. Медведев өстәлгән кыйммәткә салымны (НДС) арттыру турындагы узган елгы карар "җиңел түгел, әмма принципиаль" булганлыгын әйтте.

Аның ярдәмендә хөкүмәт илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен финанслар алган. Бу чараны Хөкүмәт социаль әһәмияткә ия товарларга ташламалы ставкаларны саклап калу белән "баланслады", - дип искәртте премьер-министр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100