Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Медведев: Казандагы БРИКС саммиты Россия һәм Путин өчен зур уңыш булды
Казанда узган БРИКС саммитын Россия һәм аның Президенты Владимир Путин өчен зур уңыш дип әйтергә була. Әлеге фикерне RT басмасына биргән интервьюда Россия Иминлек Советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев әйтте.
Аның фикеренчә, БРИКСта катнашучы илләрне һәм мондый бергәлекләрне берләштерүче күп полярлык идеясе бик перспективалы.
«Без яңа төрле дөнья төзелеше барлыкка килүне күрәбез. Казан Россия Федерациясенең дә, президент Путинның да уңышы булып тора, чөнки планетаның күп өлешен тәкъдим итүче әйдәп баручы шушы кадәр ил үзләре актуаль дип санаган мәсьәләләрне хәл итәр өчен беренче мәртәбә җыелды», – диде сәясәтче.
Медведев БРИКС илләре әле хәл ителәсе мәсьәләләр бар, дип өстәде. Шуларның берсе – «бөтен кешене туйдырган» доллар хакимлеге проблемасын хәл итү.
Искәртеп үтик, БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узды. Анда 30дан артык дәүләт катнашты, аларның 22се югары дәрәҗәдә тәкъдим ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз