news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Медведев Казанда икътисадны модернизацияләү буенча Совет президиумы утырышын уздыра

Россия Премьер-министры Татарстан башкаласына ике көнлек эш сәфәре белән килә.

(Казан, 25 май, "Татар-информ"). Бүген Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев ике көнлек эш сәфәре белән Казанга килә. Татарстан башкаласында ул икътисадны модернизацияләү буенча Совет президиумы утырышын уздыра.

Шулай ук Казанда Дмитрий Медведевның Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары белән очрашуы, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге хөкүмәте башлыклары һәм Евразия  хөкүмәтара советы утырышларында катнашуы да планлаштырыла.  

Бүген Дмитрий Медведев Казанда икътисадны модернизацияләү һәм Россиянең инновацион үсеше буенча Совет президиумы утырышын уздыра. Утырышта Россия вице-премьеры Аркадий Дворкович, Президент ярдәмчесе Андрей Белоусов, финанс министры Антон Силуанов, мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм башкаларның катнашуы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot