Медведев Казанда Идел буе төбәкләре башлыклары белән контрактчылар җыю турында сөйләште
Россия Иминлек Советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Казанга эш сәфәре барышында Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре белән «контракт буенча хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре» турында фикер алышты. Бу хакта ул Telegram-каналында язган.
Моннан тыш, Дмитрий Медведев сүзләренчә, Казан дары заводында узган киңәшмәдә «РФ Кораллы көчләренең дары, хәрби кирәк-яраклар һәм башка заманча чаралар белән тәэмин ителеше» каралган.
«Татар-информ» Дмитрий Медведевның Казанга эш сәфәре белән килүен хәбәр иткән иде. Аэропортта аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров каршы алды.
Күптән түгел Медведев бер интервьюсында армиянең санын арттыру кирәген белдерде һәм ул катнаш принцип буенча комплектланырга тиеш булуын әйтте, вакытлы хәрби хезмәткә чакырылучыларны да, контрактчыларны да туплау күздә тотыла.
Моңа кадәр Bloomberg агентлыгы Россия хакимиятенең Украинада махсус хәрби операциядә катнашучылар сафларын тулыландыру өчен агымдагы елда 400 меңгә кадәр контрактчы җыярга планлаштыруын язган иде.