news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медведев Казан ратушасына БДБ илләре башлыклары советы утырышында катнашырга килде

Россия Премьер-министрын Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле һәм Татарстан Президенты озатып йөри.

(Казан, 26 май, “Татар-информ”). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия Премьер-министрын Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатуында Казан ратушасына килде.

Казан ратушасында бүген БДБ илләре башлыклары советы утырышы уза. Әлеге чарада катнашучылар Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләре арасында үзара хезмәттәшлекне үстерү буенча фикер алышачаклар. Шул исәптән, атом энергиясен тыныч максатларда куллану, контрафакт продукцияне җитештерүгә һәм таратуга каршы эшчәнлек, интеллектуаль милек, шулай ук геодезия һәм картографияне саклау буенча килешүләр турында да сүз барачак.

Искәртеп үтик, Дмитрий Медведев кичә ике көнлек эш сәфәре белән Татарстан башкаласына килде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100