news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медведев кайнар суның температурасын 50 градуска кадәр киметмәскә сүз бирде

"Су җылы гына түгел, кайнар булачак", дип белдерде Россия Премьер-министры.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә кайнар суның температурасы кимемәячәк. Бу хакта Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев ышандырды, дип хәбәр итә РИА «Новости».

Премьер-министр сүзләренчә, белгечләр, экспертлар һәм Хөкүмәт әгъзалары чыгарган уртак нәтиҗә – суның температурасын төшерү тәкъдимен кире кагарга. Санитар кагыйдә һәм нормаларга бернинди үзгәртүләр кертелмәячәк.

Дмитрий Медведев әлеге үзгәрешләрне санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алмыйча эшләргә ярамый, дип өстәгән. «Су җылы гына түгел, кайнар булачак», – дип белдергән ул.

Алдан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте кайнар суны эпидемиологик куркынычсызлык кагыйдәләрен саклап, 60 тан 50 градуска кадәр түбәнәйтү буенча санитар нормадагы үзгәрешләр өстендә эшли башлаганы билгеле булган иде. Әлеге тәкъдим кайнар суга тарифларны киметүгә мөмкинлек бирергә тиеш иде. Бу идеяне Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень хуплады, әмма Монопология каршы федераль агентлык башлыгы Игорь Артемьев аны тәнкыйтьләде. Әлеге чараны Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы да хупламады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100