news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медведев Җиңү көне уңаеннан 1945 елның 9 маеннан архив видеосын күрсәтте

РФ Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан видеороликны Telegram-каналына куйды.

Кадрларда Мәскәүнең Поклонная тавына куелган Украина Кораллы көчләре трофей техникасы экспонатлары күренә. Шулай ук видеога Көнбатыш хәрби машиналары да эләккән. Видео азагында 1945 елның 9 маеннан архив кадрлары күрсәтелә. Бу язмада җиңелгән фашист гаскәрләренең байракларын Кызыл мәйдандагы мавзолей итәгенә ташлаулары күренә.

«Бөек Җиңү көне белән!», – дип котлый россиялеләрне Медведев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100