news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Медведев Идел бу федераль округында Татарстан өчен чит ил гражданнарына иң зур квотаны билгеләде

Идел бу федераль округында чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга вакытлыча яшәргә рөхсәт документларын бирү квотасы 17 мең тәшкил итәчәк

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев РФ Хөкүмәтенең 2013 нче елга чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга вакытлыча яшәүгә рөхсәт документларын бирү квотасын билгеләү турындагы боерыкка кул куйды.

Идел буе федераль округына квота 17 мең тәшкил итәчәк. Идел буе федераль округына Татарстан иң зур квотаны - 3,5 мең кешене алды. Иң аз квота Марий Элда – 100 кеше, дип хәбәр ителә РФ Хөкүмәте рәсми сайтында.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot