news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медведев хатын-кыз мәнфәгатьләрендәге милли стратегияне раслады

Җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә хатын-кызларның тулы һәм тигез хокуклы катнашуы өчен шартлар тудыру – дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев «2017-2022 елларга хатын-кыз мәнфәгатьләрендәге гамәлләр милли стратегиясе»н раслау турындагы боерыкны имзалады. 
 
«Җәмгыять тормышының сәяси, икътисади, социаль һәм мәдәни өлкәләрендә хатын-кызларның тулы һәм тигез хокуклы катнашуы өчен шартлар тудыру – Россия Федерациясе дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше», – диелә документта.
 
Документка белешмәдә аңлатып үтелгәнчә, стратегияне ике этапта гамәлгә ашыру күздә тотыла. 2017-2018 елларда стратегияне гамәлгә ашыру механизмнарын эшләү, шулай ук  хатын-кыз мәнфәгатьләрендә дәүләт сәясәтен мәгълүмати-аналитик, хокукый һәм кадрлар белән тәэмин итү ниятләнә. 2019-2022 елларга билгеләнгән икенче этапта хатын-кызларның сәяси, икътисади, социаль һәм мәдәни өлкәләрдәге хәлен яхшырту чаралары гамәлгә ашырылачак.
 
Стратегияне гамәлдәге дәүләт программалары кысаларында финанслау күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100