Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Медведев: “Гамәлдәге Президент буларак, мин РФ үсеше идеологиясе уңаеннан үз позициямне белдерергә бурычлы”
Бүген Россия Президенты Дмитрий Медведев Дәүләт Советының киңәйтелгән утырышын үткәрә
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Бүген Россия Президенты Дмитрий Медведев Дәүләт Советының киңәйтелгән утырышын үткәрә.
Утырыш Зур Кремль сараеның Георгиев залында ачылды. Анда Хөкүмәт әгъзалары, Президент Администрациясе җитәкчелеге, губернаторлар, югары судлар рәисләре, Федераль җыенның ике палатасы спикеры, шулай ук җәмәгать эшлеклеләре һәм бизнесменнар чакырылган. Бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
Медведев: “Гамәлдәге Президент буларак, мин РФ үсеше идеологиясе уңаеннан үз позициямне белдерергә бурычлы”.
“Гражданлык һәм икътисад иреген үстерүне мөһим бурыч дип саныйм”, - диде Медведев Дәүләт Советының киңәйтелгән утырышында.
Россия Президенты сүзләренә караганда, яңа Хөкүмәтнең конкрет планнары – хакимиятнең яңа структуралары бурычы. Бу планнар Хөкүмәт Рәисен билгеләү кысаларында Дәүләт Думасына тәкъдим ителергә тиеш, дип белдерде ул.
Утырышның трансляциясен “Татар-информ” агентлыгы сайтында карарга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз