news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Медведев «Башнефть»нең 50,075 процент акцияләрен сату турындагы күрсәтмәгә кул куйган

Бу хакта ул бүген вице-премьерлар белән булган киңәшмәдә җиткергән.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев «Башнефть» компаниясенең 50,075 процент акцияләрен «Роснефть»кә сату турындагы күрсәтмәгә кул куйган. Бу хакта ул бүген вице-премьерлар белән булган киңәшмәдә җиткергән, дип хәбәр итә ТАСС. Аның сүзләренчә, түләү 14 октябрьгә кадәр башкарылырга тиеш.

«Бу түләүләр «Роснефть» нефть компаниясе адресына 329 млрд 690 млн сум күләмдә башкарылачак. «Роснефть» компаниясенең үзендә акцияләрне урнаштыру кысаларында барлык кирәкле агент карарлары кабул ителер, быел «Роснефть» нефть компаниясенең 19,5 процент акцияләрен гамәлгә ашыруда тиешле инвесторлар табу эшләре тиешенчә башкарылыр дип ышанам », — дип белдергән премьер.

Медведев «Роснефть»нең 19,5 процент акциясен сату «быелгысы елга исәпләнгән РФ бюджетын тулыландыру буенча карарны үтәү» максатыннан булуын билгеләп үткән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot