Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Медведев балалар өчен турист кешбэгын ел саен ясарга тәкъдим итте
Җәйге сәламәтләндерү лагерьлары инфраструктурасын модернизацияләү кирәклеге дә искәртелде.
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев «Зур гаилә советы» партия форумында балалар ялы һәм сәламәтләндерү өчен сарыф ителгән акчаларның бер өлешен ел саен кайтару тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Монда берничә мәсьәләне хәл итеп булыр иде, шул исәптән бу ташламаны ел саен эшләтү мәсьәләсе, бу киләчәктә юллама алганда шактый экономияләргә мөмкинлек бирер иде», — диде ул.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Россия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә балалар өчен туристик кешбэк программасы эшчәнлеген оештырырга кушты.
Медведев шулай ук җәйге сәламәтләндерү лагерьлары инфраструктурасын модернизацияләү кирәклеген дә искәртте.
«Күптән түгел генә без балалар бакчалары белән шөгыльләндек, хәзер бу проблема (балалар бакчаларына язылуга чиратлар) тулысынча диярлек хәл ителде. Ләкин балалар сәламәтләндерү лагерьларында проблема җитди. Һәм ул бу лагерьларны төзекләндерүгә кагыла, чөнки аларның күбесе узган гасырның 60-70нче елларында төзелгән. Алар тузган, еш кына авария хәлендә. Балаларның да таләпләре үзгәрде», — дип өстәде партия рәисе.
Балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары турында сөйләгәндә, шул исәптән балаларга түләүләр турында, «Бердәм Россия» рәисе «бу сумма ниндидер табигый булмаган хәл түгел» дип таныды.
«Шул ук вакытта, проблеманың зурлыгын күз алдында тотып, хакимият «дәүләтнең реаль мөмкинлекләренә карый», — диде ул. Аның сүзләренчә, мондый чаралар дәүләт ярдәменең адреслы булуы һәм максатына ирешүе өчен мөһим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз