news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медведев: Айрат Хәйруллинның бөтен тормышы төзү, булдыру, иҗат итүгә багышланган иде

РФ Куркынычсызлык Советы рәисе урынбасары РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатның туганнары һәм якыннарына адресланган кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

Медведев: Айрат Хәйруллинның бөтен тормышы төзү, булдыру, иҗат итүгә багышланган иде
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясе рәисе, РФ Куркынычсызлык Советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат, бердәмроссияле Айрат Хәйруллинның фаҗигале рәвештә һәлак булуына бәйле рәвештә, туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Айрат Хәйруллинның туганнары һәм якыннарына юллаган телеграммасында Дмитрий Медведев «парламентарийның прфессиональ тормышы төзү, булдыру, иҗат итүгә багышлануын» билгеләп үтте. Ул үзенең эшкуарлык һәм сәясәтче талантын күп тапкырлар күрсәткән «күренекле, гадәти булмаган кешенең» үлеменә бәйле рәвештә кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде.

«Әлеге кешенең якты истәлеге аның гаиләсе, хезмәттәшләре һәм дуслары күңелендә мәңге сакланыр», - диде Медведев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100