news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медведев 2030 елга кадәр машина төзелешенең үсеш стратегиясен имзалады

Базарны көндәшлеккә сәләтле продукция белән тәэмин итү өстенлекле бурыч булып тора.

(Казан, 17 август, "Татар-информ"). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2030 елга кадәр машина төзелешенең үсеш стратегиясен имзалады, дип хәбәр итә "РИА Новости".

Премьер-министр билгеләп үткәнчә, базарны көндәшлеккә сәләтле продукция белән тәэмин итү, шулай ук экспортны арттыру өстенлекле бурыч булып тора.

Хөкүмәт башлыгы шулай ук яңа җитештерүләр булдыру һәм инновацияләргә инвестицияләр җәлеп итү кирәклеге турында да билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100