news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Медведев 2025 елда 422 меңнән артык контрактчы җыю турында хисап тотты

2025 елда РФ Кораллы көчләре контракт хезмәтенә 422 меңнән артык кешене кабул иткән. Бу хакта Россия Куркынычсызлык Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев хәбәр итте.

«422 704 кеше хәрби хезмәт үтү турында контракт имзалады. Бу инде бездә булган соңгы мәгълүматлар», - дигән мәгълүмат бирде РФ экс-президенты.

Моннан тыш, Медведев сүзләренчә, узган ел эчендә «32 мең кеше ирекле башлангычларда хезмәт итү турында контракт төзегән».

«Югары Башкомандующий (Владимир Путин) куйган бурыч үтәлде. <...> Ирешелгән нәтиҗәләр турындагы докладны мин дәүләт башлыгына тәкъдим иттем», - дип билгеләде РФ Куркынычсызлык Советы Рәисе урынбасары.

2024 елда, Дмитрий Медведев тарафыннан тәкъдим ителгән мәгълүматларга караганда, Россия Саклану министрлыгы белән 450 меңгә якын кеше контракт төзегән, ә 40 меңнән артыгы ирекле формированиеләргә кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot