news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медведев 2024 елда Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр санын әйтте

2024 елда якынча 450 мең граждан Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән, тагын 40 мең кеше ирекле формированиеләргә кергән. Бу хакта Россия Иминлек Советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев ведомствоара комиссия утырышында әйтте.

«Хәрби хезмәт узу турында контрактны якынча 450 мең кеше төзеде. Моннан тыш, 40 меңнән артык граждан ирекле формированиеләргә кереп, махсус хәрби операция зонасына китте», – диде ул.

Аның сүзләренчә, көн саен уртача бер меңнән артык кеше белән контракт төзелгән. «2025 елга план билгеләнгән инде. Безнең максат – бу темпны саклап калу», – дип йомгаклады Медведев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100