news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Медведев: “2013 елгы Универсиада – мөһим спорт вакыйгасы”

“Без спорт объектларын торгызуга кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча да тулы финанслауга ия”, - дип рәхмәт белдерде Рөстәм Миңнеханов

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Казанда 2013 елда узачак Бөтендөнья җәйге универсиада – мөһим спорт вакыйгасы. Бу хакта бүген Россия Президенты Дмитрий Медведев Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ике яклы очрашуда белдерде.
Очрашуда 2013 елгы Универсиада аерым тема булды. “Күп эшләр башкарылганын беләм, объектларның күп өлеше кулланылышка тапшырылган, - дип мөрәҗәгать итте Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнехановка. – Эшләрнең ничек барышы, тагын нәрсәләр эшләргә кирәклеген сөйләгез”.

“Зур рәхмәт. Без спорт объектларын торгызуга кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча да тулы финанслауга ия. Икенче елга соңгы объект 45 мең урынга исәпләнгән футбол стадионы төзелеп бетәчәк, - диде ТР Президенты. – Төп объектларны быел файдалануга тапшырабыз”.
 Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россия Президентына 2013 елгы Универсиадага транспорт инфраструктурасын әзерләү хакында сөйләде. – Бүген транспорт инфраструктурасы объектларында актив төзелеш эшләре бара – алар 44 җәяүлеләр юлы, 14 юл чишелеше, - дип белдерде ТР Президенты. – Барлык объектларда эшләрне башладык. Әлбәттә, безнең гражданнар өчен берникадәр кыенлыклар туды. Әмма кешеләр аннары бөтенләй икенче заманча шәһәр булуын күрәчәк”. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, метроның планлаштырылган 4 станциясенең берсе тапшырылган.

“Россия Федерациясе Хөкүмәте ягыннан аңлау һәм ярдәм бар – дип белдерде ТР Президенты. – Барлык федераль структуралар актив катнаша, ярдәм итә”.

news_right_1
news_right_2
news_bot