news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Альмир Абашев пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң медицина ярдәме күрсәтүне контрольдә тота

Татарстан Республикасы Рәисе күрсәтмәсе белән Түбән Камада комплекслы ярдәм күрсәтү системасы җәелдерелде. Медицина хезмәтен координацияләүне ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев башкара, дип хәбәр итә Чаллы шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте.

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, министр вакыйга урынына үзе барган.

«Җирле белгечләр дә, Казаннан һәм Чаллыдан килгән медицина бригадалары да җәлеп ителгән. Ике пациент академик Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатылды», - дип белдерделәр Чаллы шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсендә.

Соңгы мәгълүматлар буенча, пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң 75 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. 13 кеше (шуларның берсе – бала) һәлак булган. Теракт турында җинаять эше кузгатылды. 10 август Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot