news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Медицинага яңа технологияләр кертү мәсьәләсе каралачак
Казанда “Сәламәтлек саклау өлкәсендә мәгълүмат һәм идарә итү технологияләре” исемле Төбәкара фәнни-гамәли конференциясе оештырыла
Скопировать ссылку
(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”). 19 ноябрьдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм “Корпоратив мәгълүмат челтәре” компаниясе Казанда “Сәламәтлек саклау өлкәсендә мәгълүмат һәм идарә итү технологияләре” исемле Төбәкара фәнни-гамәли конференциясен оештыра.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайты хәбәренә күрә, конференциядә мәгълүмат технологияләре нигезендә, алдынгы идарә итү ысулларын кулланып, сәламәтлек саклау өлкәсе белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләсе каралачак. Идел буе төбәгендәге сәламәтлек саклау өлкәсе системасындагы мәгълүмат технологияләрен гамәлгә ашыруда форум зур әһәмияткә ия. Татарстанда дәүләт структуралары һәм эшмәкәрләр арасында үзара тыгыз элемтәләр тормышка аша. Конференциядә дәүләт җитәкчеләре, медицина хезмәткәрләре, икътисадчылар, идарә белгечләре, сәламәтлек саклау өлкәсендәге система чишелешләрен уйлап табучылар катнашыр дип көтелә. Быел Казанга кунакка Мәскәү, Санкт-Петербург, Иваново, Түбән Новгород, Екатеринбург, Ульяновск, Самара, Ырымбур, Владимир, Челәбе өлкәләре, Алтай крае һәм башка төбәкләреннән вәкилләр килүе көтелә.
Форум кысаларында сәламәтлек саклау өлкәсендә мәгълүмат технологияләрен нәтиҗәле куллану, сәламәтлек саклау өлкәсенең төбәк системаларын үстерүнең алдынгы юнәлешләрен билгеләү, бердәм мәгълүмат киңлеген булдыру Концепциясе тирәсендә фикер алышу; сәламәтлек саклау өлкәсе белән идарә итү һәм автоматлаштыру өлкәсендә инновацион проектларны карау, мәгълүматны саклау юнәлешендә заманча чишелешләрне тәкъдим итү; сәламәтлек саклау өлкәсе белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрүдә хезмәттәшлек итү юлларын билгеләү кебек актуаль мәсьәләләрне карау планлаштырыла.
Ел саен уза торган әлеге конференция медицина өчен яңа IT чишелешләрен тәкъдим итү мәйданчыгы булып тора. Быел чара кысаларында “Төбәкнең сәламәтлек саклау өлкәсе проблемаларын хәл итү” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы да узачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2