news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медицина университетының педиатрия буенча профессоры Владимир Булатов вафат

Россиянең атказанган табибын соңгы юлга озату 22 февральдә була.

Медицина университетының педиатрия буенча профессоры Владимир Булатов вафат
minzdrav.tatarstan.ru

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Казан дәүләт медицина университетының госпиталь педиатрия кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы Владимир Булатов 73нче яшендә вафат булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Владмир Булатов Россиянең атказанган табибы. Татарстанның төрле клиник базаларында зур консультатив-методик эшчәнлек алып бара. КДМУның Мактау грамотасы, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

"Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының хезмәттәшләре һәм хезмәткәрләре Владимир Петр улының туганнары һәм якыннары кайгыларын уртаклашалар. Хезмәттәшләре һәм укучылары күңелендә якты хәтер мәңгегә калачак", диелгән әлеге хәбәрдә.

Мәрхүмне соңгы юлга озату 22 февральдә КДМУның төп бинасында 10.30 сәгатьтә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100