Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Медицина учреждениеләрендә ветераннар өчен 200 палатаны ремонтлау һәм җиһазлау эшләре алып барыла
Бөек Ватан сугышының 40 меңгә якын ветераны ТР Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә учетта тора
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел ил күләмендә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Шуңарчы гыйнвардан апрельгә кадәр Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга, блокадникларга, фашизм әсирләренә, сугыш ветераннары һәм инвалидларының тол хатыннарына медицина тикшеренүләрен үткәрү планлаштырылган. Бу хакта кичә ТР Мәдәният министрлыгында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә билгеле булды.
ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов Бөек Ватан сугышы ветераннарын медицина ярдәме белән тәэмин итү һәм “Кадерле ветераныбыз” социаль-гуманитар проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, план буенча 15 мең 736 ветеран диспансеризация үтәргә тиеш, тыл хезмәтчәннәрен исәпкә алып, аларның саны - 63 меңләп.
Узган елда амбулатор-сырхауханә учреждениеләрендә учетта торган һәм медицина тикшерүе узарга тиешле ветераннарның гомуми саны 75 мең кеше булган. Аларның 99,6 проценты табиблар тарафыннан тикшерелгән. Сергей Осипов белдергәнчә, ТР Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә персональ учетта 38 мең 754 ветеран исәпләнә, аларның 20 меңнән артыгы – тыл хезмәтчәннәре.
Ташламалы дарулар белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру кысаларында 255 дәвалау-профилактика учреждениесе катнаша. 159 даруханә дару препаратлары белән тәэмин итә. С. Осипов сүзләренә караганда, 2014 нче ел азагына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, 1420 сугыш ветераны социаль хезмәтләр җыелмасын дарулата алу хокукы саклаган, аларга 9 млн сумга якын суммага дарулар бирелгән.
Министрның беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә ветераннар өчен 200 палатаны ремонтлау һәм җиһазлау эшләре алып барыла. Сәламәтлек саклау тармагының дәүләт стационар учреждениеләрендә ветераннар өчен бер һәм ике урынлы 482 палата һәм 898 ятак урын исәпләнә. Быел беренче кварталда Әлмәт, Биектау, Менделеевск, Яңа Чишмә Үзәк район хастаханәләрендә, Түбән Кама, Яр Чаллының медицина учреждениеләрендә, республика клиникаларында 22 ятакка исәпләнгән 12 палата ачылуы көтелә.
Проектны гамәлгә ашыруга 41 млн сумнан артык акча юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз