Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Медицина тикшеренүе узу өчен Түбән Кама авыл хезмәтчәннәренә автобус бирелгән
Август дәвамында 56 ялгыз пенсионер тикшерү узарга тиеш булачак.
(Казан, 8 авугст, "Татар-информ"). Түбән Кама авыл хезмәтчәннәренә медицина тикшеренүе үтү өчен шәһәргә махсус автобус белән алып бардылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Маммография узу өчен махсус автобус Кармалы җирлегеннән, Городище һәм Иске Чишмә авылларыннан пенсионерларны Түбән Кама үзәк хастаханәсенә алып килде.
Үз ФАПларында иртән авыл хатын-кызлары кан анализын тапшырды, аларга ЭКГ ясадылар, күз басымын үлчәделәр, шулай ук хатын-кызлар гинеколог кабинетында булды.
"Тикшерүне бик тиз уздык. Ә хәзер безне кире кайтарачаклар. Моннан да яхшырак уйлап табып булмый, барысына да зур рәхмәт», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Иске Чишмә авылында яшәүче Нина Тома.
Бер көн эчендә диспансерлаштыруны 16 кеше уза алды. Тикшерү 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз хатын-кызлар өчен үткәрелде. Районга бу рейс сынап карау өчен иде. Киләсе рейс 9 августка планлаштырылган. Август дәвамында 56 ялгыз пенсионер тикшерү узарга тиеш булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз