news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медицина тикшерүе узган 139 меңнән күбрәк кешенең 5 меңнән артыгы наркотик куллана

Быел ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенә транспорт белән идарә итү хокукын гамәлдән чыгару турында 118 суд карары килгән

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел Татарстан эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан медицина максатларыннан тыш наркотик матдәләр кулланучыларны ачыклау һәм беленгәннәрен исәпкә кую юнәлешендә профилактик чаралар үткәрелгән. Шушы мәсьәләдә кызыксынган министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә, наркотик һәм психотроп матдәләр куллану-кулланмауларын ачыклау максатында, 139 меңнән күбрәк кеше медицина хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелгән, нәтиҗәдә, шулардан 5 меңнән артыгының наркотик куллануы ачыкланган.

Аерым алганда, автотранспорт белән идарә итүче 7,6 мең кешенең 251е наркотик куллана. Болардан тыш, транспорт белән идарә итү хокукы бирә торган таныклык алу өчен мөрәҗәгать иткән 112489 кешенең 30ына һәм ату коралы сатып алу, саклау һәм йөртү хокукына лицензия кулга төшерү буенча мөрәҗәгать иткән 5257 кешенең 3сенә шул сәбәптән андый документлар бирелмәгән. 

 Бүген  ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында җинаятьләр эзләү юнәлешендәге 4 нче оператив эзләү часте җитәкчесе Алексей Завгороднев журналистлар белән булган очрашуда әнә шундый мәгълүматлар китерде. Аның сүзләренчә, республиканың эчке эшләр органнары таныклык алганнан соң наркотик куллана башлаганнардан транспорт белән идарә итүгә хокук биргән документларны кире алу буенча максатчан эш алып бара. Быел, әлегә кадәр шушы юнәлештәге эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенә транспорт белән идарә итү хокукын гамәлдән чыгару турында 118 суд карары килгән, сәбәбе - «сәламәтлеге какшауга бәйле рәвештә (наркотиклар куллану)».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100