news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медицина персоналына хезмәт хакы түләү өчен Татарстанга 500 миллион сум акча бирелә

Россиядә табиблар һәм урта звенодагы медицина персоналының хезмәт хакы фондын арттыру өчен барлыгы 18,3 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Медицина персоналына хезмәт хакы түләү өчен Мәҗбүри медицина иминияте федераль фондыннан Татарстан Республикасына 497,14 миллион сум акча бүленде. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган РФ Хөкүмәте боерыгында шул хакта әйтелә.

«2020 елда медицина оешмаларының табиблар һәм урта звенодагы медицина персоналына хезмәт хакы түләү чыгымнарын финанслау өчен мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондлары бюджетларына Мәҗбүри медицина иминияте федераль фонды бюджетыннан башка төрле бюджетара трансфертлар бүлеп бирүне расларга», диелә документта.

Россиядә табиблар һәм урта медицина персоналының хезмәт хакы фондын арттыру өчен барлыгы 18,3 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100