news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Медицина отряды - Зәйдә

1 июльдән Идел буе федераль округы студентлар медицина отрядлары проекты старт алды.

(Казан, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). 1 июльдән Идел буе федераль округы студентлар медицина отрядлары проекты старт алды. Безнең шәһәрдә ул “Доктор Зай” исеме астында оештырыла, диелә район газетасы хәбәрендә. 
 

Район яшьләр эшләре идарәсе белгечләре бу көннәрдә шәһәребезгә килгән 25 студентны каршы алды. Алар - барысы да төрле медицина уку йортларында  белем алучылар.  Хәзер безнең үзәк дәваханәдә Мәскәү, Түбән Новгород, Пермь, Оренбург, Төмән, Чиләбе, Ульянов, Чабаксар шәһәрләреннән җыелган студентлар урта медицина белгечләре сыйфатында эшләячәк. Шулай ук әлеге медицина отряды июль, август айларында халык арасында заманча медицинаның мөмкинлекләрен аңлату буенча да профилактик эш алып барачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot