Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Медицина хезмәткәрләренә ковидтан прививка ясаткан һәр кеше өчен 200 сум түләнәчәк
Тиешле карар проекты норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында басылып чыкты.
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина хезмәткәрләренә COVID-19 вакцинациясен узган һәр кеше өчен 200 сум күләмендә түләү билгеләргә тәкъдим итә.
Тиешле карар проекты сишәмбе көнне норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында басылып чыкты, диелгән ТАСС хәбәрендә.
Беренче этапта медицина хезмәткәре гражданинга консультация биргән өчен 60 сум акча алачак. Пациентны вакциналаштыру белән бәйле тикшерүне үткәргән табиб 40 сум ала. Вакцинация үткәрү өчен 30 сум акча бүлеп биреләчәк. Икенче этапта медицина хезмәткәре карау өчен - 40 сум, вакцинация өчен 30 сум акча алачак. Шул рәвешле, 200 сум була.
Бер компонентлы вакцина белән вакциналаштырганда 200 сум исәбеннән пациентка консультация биргән табибка 90 сум акча биреләчәк. Караган өчен - 60 сум, вакцинация үткәрүгә 50 сум акча тотылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз