news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медицина хезмәткәрләре спартакиадасында кайбычлылар да катнашты

Кайбыч медицина хезмәткәрләрен Казанга чакырганнар.

(Кайбыч, 26 май, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең “Сәламәтлек –2017” спартакиадасының зона этабы Кама Тамагы районында узды, дип яза район басмасы.

Спорт ярышларында Кайбыч, Кама Тамагы, Апас, Чүпрәле, Буа, Тәтеш районнарыннан килгән 200дән артык медик катнашты. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан үткәрелүче спартакиада да ир-егетләр дә, хатын-кызлар да спортның алты төре буенча чыгыш ясады. Алар җиңел атлетика, волейбол, бадминтон, өстәл теннисы, аркан тарту, шахмат уйнауда осталыкларын күрсәтте. Район үзәк сырхауханәсенең составында Раилә Галәвова, Юлия Бәдретдинова, Светлана Жиркова, Әлфия Зиннәтуллина, Гөлия Зыятдинова, Лиана Ямилова булган командасы волейбол буенча беренче урынны яулады. Аларның “Салават күпере” спорт комплексында даими шөгыльләнүләренең матур нәтиҗәсе бу. Ә бадминтон уенында Эльвира Гарәфиева икенче урынга чыкты.

Спартакиаданың икенче этабы – финал ярышлары Казан шәһәрендә узачак. Анда Кайбыч медиөина хезмәткәрләре хатын- кызлар һәм ир-егетләрнең волейбол командалары да чакырылды. Әлеге спартакиада медицина хезмәткәрләре арасында физкультура- сәламәтләндерү эшчәнлеген активлаштыру, аларны спортка тарту, сәламәт яшәү рәвеше алып бару максатында үткәрелә, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100