news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Медицина белгечләре транспортта өлкәннәргә урын бирүне туктатырга чакыра

Галимнәр раславынча, өлкән яшьтә авыруларның күбесе аз хәрәкәтләнүдән килеп чыга.

(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Британия табиблары, өлкәннәрнең сәламәтлекләрен саклау максатыннан, транспортта аларга урын бирне туктатырга чакыра. Бу хакта РИА “Новости” җиткерә.

Физик хәрәкәтләр, шулай ук җәяү йөрү пенсионерларның 10 елга кадәр гомерен озайта һәм кәеф күтәренкелеге тудыра, - дип саный галимнәр.
“Безгә өлкәннәрне ял итәргә түгел, активлыкка чакырырга кирәк. Транспортта өлкәннәргә урын бирер алдыннан ныклап уйлагыз. Басып тору – алар өчен бик әйбәт күнекмә ул”, - дип белдергән Британия профессоры Муир Грэй.

Аның фикеренчә, өлкән яшьтә авыруларның күбесе аз хәрәкәтләнүдән килеп чыга. Ул өлкәннәрне күнегүләр үтәргә чакыра. Хәтта аз гына хәрәкәтләнү дә хәлне яхшы якка үзгәртергә мөмкин.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot