news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Медицина академиясенең үз газетасы чыга башлый
Казан дәүләт медицина академиясенең “Академик медицина газетасы” дип исемләнгән корпоратив матбугат басмасының беренче саны дөнья күрде
Скопировать ссылку
(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Казан дәүләт медицина академиясенең “Академик медицина газетасы” дип исемләнгән корпоратив матбугат басмасының беренче саны дөнья күрде.
Академиянең матбугат хезмәтеннән алган хәбәргә караганда, газетаны чыгаручылар – Казан дәүләт медицина академиясе, матбугат басмасы мөхәррире – академия ректоры Камил Зыятдинов.
Декабрь саны 3 мең данә белән чыкты. Анда академия тормышынан вакыйгалар, ел нәтиҗәләре, академия галимнәренең, атаклы табибларның Яңа ел белән котлау чыгышлары урын алган. 2010 елның гыйнвар ае санын гәзитне чыгаручылар 2009 елда академия эше йомгакларына багышламакчы. Ай саен чыгачак басма Идел буе федераль округында, Россиянең башка төбәкләрендә таралачак. Апрель аенда бәйрәм ителәсе академия юбилеена багышланган махсус сан дөнья күрәчәк дип көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot