news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мединский Татарстан белгечләреннән Бердәм билет сату системасын көйләп бирүләрен сорады

Камал театрында ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы тәмамланды.

Мединский Татарстан белгечләреннән Бердәм билет сату системасын көйләп бирүләрен сорады
Рамиль Гали/архив

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Россия мәдәният министры Владимир Мединский Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан Татарстан белгечләренең Россия күләмендә Бердәм билет сату системасын көйләп бирүләрен сорады. Бу хакта ул ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.

"Сезнең белгечләр моны булдыра. Яңа технологияләр үсеше буенча Татрстан алга киткән, сездә Иннополис та бар. Моны башкарып чыксагыз сезгә һәйкәл куярга була"- диде Мединский.

Камал театрында ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы тәмамланды.

Коллегия утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Мәдәният министры Владимир Мединский катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot