news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мединский Украина белән сөйләшүләрнең максаты конфликт сәбәпләрен юкка чыгару дип атады

Россия белән Украинаның турыдан-туры сөйләшүләренең максаты – озак вакытлы тынычлык урнаштыру һәм кризисның беренчел сәбәпләрен юкка чыгару. Бу хакта Истанбулдагы Россия делегациясе җитәкчесе – Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский әйтте, дип яза ТАСС агентлыгы.

«Украина ягы белән турыдан-туры сөйләшүләрнең бурычы – кризисның беренчел сәбәпләрен юкка чыгарып, иртәме-соңмы, озак вакытлы тынычлык урнаштыру», – диде ул.

«Делегация мөмкин булган чишелешләрне һәм бәйләнеш нокталарын конструктив рәвештә эзләргә әзер», – диде Мединский.

Аның сүзләренчә, Россия Президенты Владимир Путин Россия делегациясенә бурычлар куйган һәм аның сөйләшүләр позициясен Куркынычсызлык Советы җитәкчелеге, Хөкүмәт әгъзалары, саклану министры һәм махсус хәрби операциядә катнашучы барлык төркемнәрнең командующийлары катнашкан киңәшмә нәтиҗәләре буенча билгеләгән.

Мединский матбугат чаралары өчен белдерү ясаганнан соң, Россия делегациясе Долмабахчага сөйләшүләр узарга тиеш Президент офисына килде. Аларның башлану вакыты турында әлегә мәгълүмат юк дип хәбәр итә ТАСС чыганакка сылтама белән.

Үзенең ярдәмчесеннән тыш, Россия лидеры кичә делегация составына Россия тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Галузинны, Россия Кораллы көчләренең Баш разведка штабы җитәкчесе Игорь Костюковны һәм Россия саклану министры урынбасары Александр Фоминны кертте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100