Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мединский тарих мәктәп дәреслекләренең яңартылган версиясен әзерләү турында сөйләде
Тарих буенча бердәм мәктәп дәреслекләренең яңартылган редакциясе Россиядә әзерләнә. Бу хакта РФ Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский югары уку йортларының тарих факультетлары деканнары һәм кафедралары мөдирләренең Бөтенроссия киңәшмәсендә хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта 5-11 сыйныфлар өчен дәреслекләрнең бердәм линейкасы кулланыла һәм материалны бирү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән өстәмә редакция өстендә эш башланган инде. Мединский сүзләренчә, яңартулар мәктәпләрдә тарихны өйрәнү процессын мавыктыргыч һәм формальләшмәгән итәргә тиеш.
10-11 сыйныфлар өчен тарих буенча бердәм дәреслекләр Россия мәктәпләрендә 2023 елның 1 сентябреннән кулланыла. Алар Россия тарихын һәм гомуми тарихны үз эченә алган дүрт томнан тора.
2024 елның көзендә кайбер төбәкләрдә 5-9 сыйныфлар өчен яңа дәреслекләрнең сыйфатын практик тикшерү башланды, аларны мәктәп программасына 2025 елның 1 сентябреннән кертү планлаштырыла.
Дәреслекләрнең бердәм линейкасы авторлары РФ Президенты ярдәмчесе, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе Владимир Мединский, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты ректоры Анатолий Торкунов һәм Россия Фәннәр академиясенең гомуми тарих институты фәнни җитәкчесе Александр Чубарьян булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз