Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мединский: Россия Украина ягына һәлак булган хәрбиләрнең 6060 гәүдәсен тапшырды
Россия һәлак булган хәрбиләрнең гәүдәләрен Украинага тапшыруны тәмамлады, Украина Кораллы көчләренең һәлак булган 6060 офицер һәм солдат җәсадлары тапшырылды. Бу хакта Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский хәбәр итте.
«Россия Истанбулдагы вәгъдәләрен үтәде: Украина ягына һәлак булган 6060 офицер һәм солдат җәсады тапшырылды. Теге яктан безнең һәлак булган 78 хәрбинең гәүдәсе алынды», - дип язган Мединский Телеграм-каналында.
Ул шулай ук ассызыклаганча, әсирләр алмашу дәвам итә. Авыр яралыларның фронт сызыгыннан ашыгыч алып чыгу җайга салынган, дип өстәде Владимир Мединский.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз