news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мединский: Россия сөйләшүләрнең икенче раунды датасы буенча Украинадан җавап көтә

Россия Украинага сөйләшүләрнең икенче раундын уздыру өчен төгәл дата һәм урын тәкъдим итте, аның барышында яклар низагны җайга салу мәсьәләләре буенча меморандумнар алмашырга ниятли. РФ Президенты ярдәмчесе, Украина белән сөйләшүләрдә Россия делегациясе башлыгы Владимир Мединский шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Ул Украина саклану министры Рөстәм Умеров белән телефоннан сөйләшүнең инициаторы булуын раслады һәм очрашу урынында пакет килешүе пунктлары турында тәфсилле фикер алышуны башларга әзер икәнен әйтте.

Мединский сүзләренчә, Украина эчке консультацияләр уздыру өчен пауза алган. Россия, үз чиратында, диалогка әзерлекнең тизрәк раслануын көтә һәм якын арада ук очрашуга өметләнә.

Мединский искәрткәнчә, Мәскәү озак вакытлы тынычлыкка ирешү һәм кеше гомерләрен саклап калу мәнфәгатьләрендә билгеләнгән срокларда фикер алышуны башларга ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot