news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мединский 6нчы сыйныфлар өчен гомуми тарих буенча дәреслек яңартылачагын әйтте

Россия Президенты ярдәмчесе һәм тарих дәреслекләренең бердәм линейкасы авторларының берсе Владимир Мединский 6нчы сыйныфлар өчен гомуми тарих буенча дәреслекнең яңа редакциясе әзерләнүе турында хәбәр иткән.

Мединский сүзләренчә, яңартылган басма укучылар өчен аңлаешлырак һәм кызыклырак булачак.

«Бүген, Укытучылар көнендә, иртәдән 6нчы класс өчен «Гомуми тарих» дәреслеген эшләп бетерү белән мәшгульмен. 2нче редакция булачак – ул укытучылар, методистлар, ата-аналар теләкләренә җавап. Тагын да аңлаешлы, кызыклырак, артык саннарсыз һәм ятлау өчен башка артык атрибутларсыз булачак. Бу нормаль процесс», – дип язган ул үзенең телеграм-каналында.

Мединский укытуда төп роль педагогларга төшүен искәртте. «Укучы өчен иң яхшы дәреслек – ул аның укытучысы», –дигән ул, мөгаллимнәрне Укытучылар көне белән котлап.

Тарих дәреслекләренең бердәм линейкасы Россия мәктәпләрендә этаплап кертелә. 10–11 сыйныфлар өчен дәреслекләрне 2023 елның 1 сентябреннән куллана башлаганнар, ә 5-7 сыйныфлар өчен яңа пособиеләр мәктәпләргә 2025 елның 1 сентябреннән кертелгән. 5нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр дәреслекләрнең тулы комплекты 2026 елның 1 сентябреннән кулланышка кертелергә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot