news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

«Медина аль-Ислам» газетасы Нижгар мөселманнары тормышын яктырта

«Медина аль-Ислам» газетасы Нижгар мөселманнары тормышын яктырта

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Түбән Новгород төбәгендә рус телендә чыгып килә торган «Медина аль-Ислам» газетасының чираттагы тугызынчы саны дөнья күрде. Башка саннардан аермалы буларак, бу санда Ислам тәгълиматына һәм Ислам диненең Россия үсеше өчен әһәмиятенә күбрәк урын бирелә.

Газета 24 июньдә Казанда Кол Шәриф мәчете ачылуга багышланган «Идел өстендә ярымай» дигән төп мәкалә белән ачылып китә. Анда бу зур вакыйганың Россия мөселманнары һәм, гомумән, мөселман дөньясы өчен әһәмияте бәян ителә.

Быел Россиядә бишенче федераль Сабан туе июль башында Түбән Новгородта үтте. Бу уңайдан һәм татар халкының милли үзаңын саклап калуда Ислам диненең урыны турында «Халыкка хезмәт итү аша Аллаһыга табыну» дигән баш астында газетада Россия мөфтиләр шурасы һәм Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары дини идарәсе рәисе, шәйхелислам Равил хәзрәт Гайнетдиннең Асия Дәүләтшина сорауларына җаваплары урнаштырылган.

Нижгар мөселманнары үзәк басмасының бу санында шулай ук «Татар халкын коткару чарасы — Исламда» дигән баш астында өлкә мөселманнары Дини идарәсе рәисе Үмәр хәзрәт Идрисовның интервьюсы урын алган. Тарих фәннәре докторы, профессор К.Мансуровның «Манара ышыгындагы каеннар» һәм тарих фәннәре докторы, профессор А.Хабутдиновның «Ислам диненең социаль-мәдәни әһәмияте» дигән язмаларында исә Ислам диненең Россия үсешендәге әһәмияте турында сүз бара. Газетада шулай ук Нижгар төбәге тормышын яктыртучы яңалыклар, башка кызыклы язмалар һәм даими сәхифәләр дә урын алган.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100