news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиблар көзен Татарстанда ковид белән авыручылар саны арту мөмкинлеген кире какмый

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә бу елның көзендә Россиядә ковид активлашырга мөмкин булуы турында әйттеләр.

«Бу бүгенге көндә массакүләм мәгълүмат чараларында, көнкүреш шартларында тынычлык урнашу ялган да булырга мөмкин. Сәламәтлек саклау системасында тынычлык урнаша алмый, шуңа күрә халык та тынычлана алмый», - диде «Татар-информ» матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының урынбасары Владимир Жаворонков.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Covid-19 инфекциясенең омикрон штаммының BA.2 төре тарала. Аның инкубация чоры 2-3 көн дәвам итә, калтырау һәм ютәл, шулай ук хәлсезлек, томау булырга, кайчагында ис сизү югалырга һәм эчәклек борчырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot