Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Медик-волонтёрлар махсус хәрби операциядәге ватандашларга булыша
Татарстанның «Ярдәм янәшә» волонтёрлар хәрәкәте Воскресенск Яңа Иерусалим Архиерейлар йортыннан гуманитар конвой белән хәрбиләргә кирәк-яраклар юллады. Чарада «Ярдәм янәшә» җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов, волонтёрлар һәм руханиләр катнашты. Казан медицина көллияте матбугат сәркатибе Надежда Костенко, медикларның да махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими рәвештә ярдәм итүләрен билгеләде.
«Без гуманитар йөк җыюда еш катнашабыз, гадәттә, хәрбиләрдән заявкалар килә – үзләренә ниләр кирәклеген белдерәләр. Иң башта заявкаларны алабыз, аннары кирәк булган әйберләрне туплыйбыз һәм соңыннан хәрби операция зонасына җибәрү датасын билгелибез. Медик-волонтёрлар буларак, без яу кырындагы егетләребезгә медикаментлар белән тутырылган аптечкалар да юллыйбыз», – дип белдерде әңгәмәдәш.

Ул шулай ук 2021нче елдан волонтёрлар сафына басуын әйтте.
«Шәхсән, медик булган волонтёрлар хакында пандемия вакытында ишеттем. Алар коронавирус «котырган» чакта халыкка актив ярдәм иткән. Шул исәптән «Ярдәм янәшә» дә кешеләргә кирәкле ярдәм чаралары күрсәткән. Үзем медицина колледжына укырга кергәч, бу хәрәкәт бездә дә булуын белеп алып кушылдым. Укып бетергәч, хәзерге көндә колледжда матбугат сәркатибе булып эшли башладым. Безнең Татарстан табиблары фронтта да хәрбиләребезгә ярдәм күрсәтә», – ди ул.

Әңгәмәдәш махсус хәрби операциядә яраланган батырларга хастаханәләрдә ярдәм итеп дежур торуларын, реабилитациядә булышуларын да ассызыклап узды.

Гуманитар йөк Казан шәһәренең Архиерейлар утарындагы «ZOV» волонтерлар берләшмәсе белән бергә халык фронты катнашында җыелды һәм озатылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз