news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Медицина хезмәткәрләренең Бөтенроссия олимпиадасында РКБ беренче урынга чыккан

Медицина хезмәткәрләренең Бөтенроссия олимпиадасында РКБ беренче урынга чыккан
Фото: © РКБ матбугат хезмәте

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе «НОВАМЕД – 2026 – медицина эшләнмәләре әйләнеше» VI Бөтенроссия форумы кысаларында узган илкүләм олимпиада финалында җиңү яулаган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Олимпиадада бөтен Россиядән табиблар һәм медицина хезмәткәрләре көч сынашкан. Казан медицина көллияте оештырган симуляторлы станцияләрдә табиб командалары чынбарлыкка мөмкин кадәр якынрак шартларда үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәткән.

Әйтергә кирәк, барлык җиңүчеләр дә – Татарстан вәкилләре. Алар ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләре буенча олимпиадада бик яхшы нәтиҗәләр күрсәткән.

1 урын – Республика клиник хастаханәсе;

2 урын – Казан ашыгыч медицина ярдәме станциясе;

3 урын - Республика балалар клиник хастаханәсе.

Республика клиник хастаханәсеннән Марат Фатыйхов «Иң яхшы медбрат» номинациясендә җиңгән.

РКБ командасындагы җиңүчеләр:

- 3нче ОРИТ анестезиолог-реаниматологы Юрий Пашков;

- РКБ Катастрофалар медицинасы үзәге анестезиолог-реаниматологы Екатерина Җамалиева;

- РКБ Перинаталь үзәге акушер-гинекологы Ольга Гурьянова-Минеева;

- РКБ Перинаталь үзәгенең яңа туган балалар өчен реанимация бүлегенең анестезиолог-реаниматологы Алмаз Исламов;

- РКБның 2нче кабул итү бүлеге медбраты Марат Фатыйхов.

news_right_1
news_right_2
news_bot