Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләргә 10,5 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк
Сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренә иминият түләүләренә өстәмә рәвештә 5,5 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белдерде. Ил хөкүмәтенең Telegram-каналы шул турыда хәбәр итә.
«Агымдагы елда мондый бер тапкыр бирелә торган түләүләр инде 11 миллиард сумнан артык күләмдә бирелде. Без аларны дәвам итү өчен тагын 10,5 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәчәкбез», – дип билгеләп үтте министр.
Мишустин искәрткәнчә, мондый ярдәм чарасы Россия Президенты Владимир Путинның шәхси тәкъдиме белән каралган. Бу төр түләүләр коронавируслы авыруларга ярдәм иткәннән соң чирләгән кече һәм урта медицина персоналы вәкилләре, шулай ук ашыгыч ярдәм машиналары йөртүчеләре өчен билгеләнә. Финанслау 2022 елның II кварталы ахырына кадәр каралган.
Мишустин сүзләренә караганда, медицина хезмәткәрләренә акчаның вакытында һәм тулы күләмдә түләнүе бик мөһим.
2021 елның декабрь ахырында Путин Хөкүмәткә Covid-19 чирен дәвалаганда медицина ярдәме күрсәтүче медицина оешмаларының хезмәткәрләренә социаль түләүләрне тагын бер елга озайтырга кушкан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз