news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медицина хезмәткәрләре арасында милли мәдәнияткә багышланган бәйге җиңүчеләр билгеле

Медицина хезмәткәрләре арасында милли мәдәнияткә багышланган бәйге җиңүчеләр билгеле
https://minzdrav.tatarstan.ru

Татарстан Халыклары дуслыгы йортында «Безнең милләт, безнең тарих» медицина хезмәткәрләре арасында Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәниятен иң яхшы белү буенча республика конкурсының йомгаклау этабы узды.

Һәр катнашучының чыгышын бәяләп, конкурс комиссиясе әгъзалары конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләде. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

1 урын – өлкән администратор, Чаллы шәһәре «КБМҮ» ДАССУ профком рәисе Кашапова Лариса Флюровна һәм Чаллы шәһәре «КБМҮ» ДАССУ җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча әйдәп баручы белгече Гусева Ольга Владимировна.

2 урын – «Тәтеш РҮХ» ДАССУ шәфкать туташы-анестезисты Чайкина Юлия Юрьевна.

3 урын – «Азнакай РҮХ» ДАССУ ашыгыч медицина ярдәме бүлегенең күчмә фельдшеры Шәйхетдинова Зилә Марсель кызы.

«Муниципаль район медицинасының барлыкка килү тарихын иң яхшы белү» номинациясендә призлы урынны «Әлмәт шәһәре районара күп профильле хастаханә» ДАССУ терапия бүлеге табиб-терапевты Ризатдинов Линиз Кыям улы; «Халыкның мәдәни традицияләрен иң яхшы белү» номинациясендә – «Кукмара РҮХ» ДАССУ Чура авылы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Тукачева Анастасия Николай кызы алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100