news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Россиягә короновирусның яңа дулкыны килүе ихтимал

Европа һәм АКШдагы кебек үк, Россиядә дә коронавирус белән авыручылар саны артты. «Омикрон»ның ВА.4 һәм ВА.5 подвариантлары тагын да тизрәк һәм ешрак йога. «Российская газета» шул турыда яза.

«Безгә коронавирусның тагын бер яңа подварианты – «Кентавр» да килеп җитте. Узган атнада Россиядә бер атна элек белән чагыштырганда, берьюлы 25 процентка күбрәк кеше авырган. Табиблар сүзләренчә, коронавирусның яңа төре белән авыручылар чирне җиңелрәк кичерә. COVID-19 белән авыручыларның симптомнары ОРВИ симпомнарыннан аерылмый диярлек», – дип аңлатты Роспотребнадзорның эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының клиник-аналитик эш буенча урынбасары Наталья Пшеничная.

Башкаладагы иң яхшы клиникаларның берсендә реанимация бүлеге җитәкчесе, 52нче Шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары булып эшләүче Сергей Царенко авыруның җиңелрәк узуын билгеләп үтте.

«COVID-19 хәзер, чыннан да, авыр узмый, хастаханә шартларында дәваларга кирәк булган авыручылар күп түгел, үпкәләрне ясалма вентиляцияләүгә ихтыяҗ юк. Безгә эләккән авыручыларны реанимациягә салу таләп ителми.  Хәзер без пандемия вакытындагы иң җиңел агымны күзәтәбез. Шуңа да карамастан, хәзер стационарга июль башында авыручыларга караганда 5 процентка күбрәк пациентлар килә» – дип белдерде табиб.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100