news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Медианәтиҗәлелек рейтингында Әлмәт районы башлыгы лидерлар бишлегендә калды

Медианәтиҗәлелек рейтингында Әлмәт районы башлыгы лидерлар бишлегендә калды
Фото: "Татар-информ" архивы

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренең, район һәм шәһәр башлыкларының медианәтиҗәлелек рейтингында 2023 елның дүртенче кварталы йомгаклары буенча 5нче урында калды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбрә итә.

«ПромРейтинг» агентлыгы аналитиклары Әлмәт районы башлыгының бик актив булуын билгеләп үтә. Шәһәр башлыгы «все СВОи» марафонында чыгыш ясап, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләде. Моннан тыш, социаль челтәрләрдә туры эфирлар үткәрүне дәвам итә, кар җыюга һәм коммуналь шикаятьләргә аерым игътибар бирә.

Шулай ук ул Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеген үзәк район хастаханәсендәге низагларны хәл итүгә җәлеп итә алды.

«Нагуманов үзенең гадәттән тыш активлыгы, социаль челтәрләрдә даими аңлатулары һәм ел ахырында шәһәрнең 70 еллыгы аркасында топ-5тән чыкмады», – дип аңлата аналитиклар.

Коммуналь аварияләр аркасында ул рейтингта югарырак күтәрелә алмаган. Моннан тыш, дүртенче кварталда әлмәтлеләр җылылык булмаудан, карны начар чистартудан, транспорт эшеннән һәм юлларның торышыннан зарланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot