Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Медиа Сабантуй»да «Минзәлә-информ» баш мөхәррире таяк тартышуда җиңүнең серен әйтте
"Минзәлә" газетасы баш мөхәррире, "Минзәлә-информ" җитәкчесе Илдус Шаһиев Питрәчтә «Медиа Сабантуй»да таяк тартышу ярышында беренчелекне алды.
"Таяк тартышу - төп спорт төрем. Таяк тартышуда җиденче җиңүем. Җиңүдән соң канәгатьлек хисе зур, димәк, физик сәламәтлек бар. Заманында театрда эшләгән идем, театраль Сабан туйларда таяк тартышу һәм кул көрәшендә өч ел батыр булып калдым. Егетләр көчле, беренче урынны алырмын дип көтмәгән идем. Әлегә бәдәндә көч бар, Аллаһка шөкер", - диде Илдус Шаһиев "Татар-информ" баш редакторы Рәмис Латыйповка.
Ул былтыр Сабада да таяк тартышуда катнашып, икенче урынны алганын искәртте. "Җиңү өчен түземле булырга кирәк, һәм таякны җибәрмәс өчен, кул чуклары көчле булырга тиеш. Көндәшне селкетеп тә алырга була. Шундый хәйләкәрлеге дә бар", - диде.
Җиңү сере белән уртаклашуын дәвам итеп, Илдус Шаһиев иң мөһиме кулның көчле булырга тиешлеген әйтте. "Эләктердең, башны артка чөйдең, умыртка сөяген җайлап куйдың, һәм көндәш бернишли алмый. Кемнең кул чугы йомшый, шул ычкына. Түземлек кирәк. Кул чуклары көчле булырга тиеш. Яшьтән үк көрәк, сәнәк тотып эшләгән кешенең кул чуклары нык була", - диде.
Илдус Шаһиев әйтүенчә, бу спорт ярышында кисәк-кисәк тә тартып була. "Көндәшең тартканын сизәсең икән - бир, 2-3 секундта мускуллар ял итеп өлгерә, һәм яңа көч белән тагын тартасың, тик таякны биргәндә ычкындырмаска кирәк. Кул чуклары көчле булырга тиеш", - тагын бер кат кабатлады.
Илдус Шаһиев әйтүенчә, көрәштәге кебек баш аша да атып була. "Кисәк тартасың да, йомшаганы күренеп тора бит, кулы ычкынып, таяк белән очарга мәҗбүр була. Таяк тартышында да, көрәштәге кебек алымнар кулланырга була", - дип искәртте ул.
Ул Сабантуйга Минзәләдән 12 кеше автобус яллап килгәннәрен әйтте. "Былтыр да килгән идек, бик ошаттык, актив булдылар, уйныйлар. «Медиа Сабантуй» турында күптән хыялланган идек. Элек журналистлар бәйрәм итәргә тиеш түгел, кеше бәйрәм иткәнне генә язарга тиеш диләр иде. Шамил Мөхәммәтовичка, Айдар Сәетгәрәевичка рәхмәт. Курыкмыйча бу эшне башлап җибәрделәр. Без бәйрәмебезне үткәрә беләбез", - дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз