news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Медиа Сабантуй» батырлары билгеле булды

«Медиа Сабантуй» батырлары билгеле булды
Зилә Мөбәрәкшина

Питрәчтә оештырылган журналистлар Сабан туе - «Медиа Сабантуй»да көрәштә җиңгән батырлар исемен игълан иттеләр.

  • Беренче урын - «Мамадыш-информ»нан Илдар Хәсәнов. Аңа тәкә тапшырылды.
  • Икенче урын - «Тәртип» радиосы алып баручысы, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Илфак Хафизов.
  • Өченче урын - «Мамадыш-информ»нан Иршат Сәйфетдинов.

Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды. Узган ел «Медиа Сабантуй»да батыр калган «Шәһри Казан» газетасы журналисты Фәрит Салихов 10 меңлек сертификат белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot