news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медальнең икенче ягы - җырчы Айгөл Бариеваның интервьюсына карата әйтелгән фикерләр

Фикер алышуда катнашучылар арасында эстрада җырчыларының хәле авыр дигән фикер белән килешүчеләр дә, аларның үзләрен гаепләүчеләр дә бар.

 (Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстанның атказанган артисткасы Айгөл Бариева “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында эстрада җырчыларының аяныч хәленә игътибар итүне сорап, бу өлкәдә нинди дә булса контрольлек итүче орган булу кирәклеген белдергән иде. Аның фикерләренә карата социаль челтәрләрдә фикер алышу башланды.

(Фикер калдыручыларның стиль үзенчәлекләре өлешчә сакланды).

Liliya Sattarova “Бөтен мәдәният шул хәлдә, бары тик эстрада гына өстә ята”.

Эльмира Нуруллина “Медальнең икенче ягы бу, Айгөл. Популярлык өчен түләү))”

Лидия Кадырова “Татар эстрадасындагы белемле, чын артист, җырчыларны бармак белән санарга була. Ә экранда алар шулкадәр күп, хәтта баш әйләнә). Көчле конкуренция популярлыкның яңа юлларын эзләргә мәҗбүр итә. Шәһәр дҗунгли законы. Кызганычка каршы...”

Cemile Nisametdin (җырчы Җәмилә Низаметдин, Финляндия). “Мин аңламыйм, нәрсәдә проблема? Дөньяда бер җырчы профессиясе бар кебек. Башка һөнәрне үзләштерегез. 45 тән соң җырлап йөрү матур түгел, анда укытырга кирәк. Ой, гафу, укыта алмыйлар бит, белем юк. Гафу, ләкин фонограмма турында сүз барды, рус хакларын белмим, ләкин мин өйдән чыкмыйча сезнең кебек фонограмларны 1 сәгать эчендә эшләр идем. Сезнең беренчедән фонограммагыз Куркыныч“.

Айгуль Бариева "Ә мин Үз һөнәрем буенча эшлисем килә!!!))) Бу начармы?..."

Cemile Nisametdin "Һөнәр буенча эшләп була, әгәр дә үсеш булса. Татарстанда бит хәтта конкурент юк. Нинди үсеш булсын?... Кызганыч! Айгөл, иң мөһиме балаларыбыз исән булсын. Ә бу шундый кечкенә әйбер)".. 

Cemile Nisametdin "Сез анда үзегез арада болганып җырлап ятасыз, сезгә ул күренми бертөрлелек, күп дигәндә күлмәкләр генә үзгәрә)"

Васил Сәлахетдинов "Айгөл, сезнең җырларны яратып тынлыймын. Хәзер инде популярлык яулаучылар бер катлы. Барысыда диярлек маҗор җырлар белэн халык кунелен яулап алмаучы. Тик тормыш бит ул бик куп кырлы. Халыкның уйларын, кичерешләрен чагылдырмаса, сәнгатьнең ин алдагы тармагының үсеше тоткарлануы дип анларга кирәк сымак. Сезнең татар эстрадасы ташландык хәлдә икәнлеге турында әйтүгезне, гел бертөрле фасондагы җырлар булу турында дип анларга кирәк, әйеме".

Ильдар Гаффаров "Хәзерге эстрада авыр рухи халәт кичерә. Бу алдагы болганчык елларның нәтиҗәсе һәм җимеше. Чөнки эстраданы ничек тә "исән калу" кысаларына кую, һәркемгә билгеле "нәтиҗәлэргә" китерде."

Cemile Nisametdin "Белмим, минем 4 ел тыңлаганым юк татар җырларын, бер ике тапкыр уйлаган идем тыңларга, ләкин 6 секундтан соң сүндердем. Җырчылары начар диләр. Беренчедән, музыкантлар “коточкыч”, тлин-тлин мандалин фонограммалары белән. Ә җырчылар бертөрле тавышлы һәм бертөрле җырлары белән ничек әле дә сәхндә тора алалар?"

Анзия Ханнанова "Айгөл,бәгырь....Дөрес, җырчы булу зур җаваплылык сорый. Күбәеп китте җырчылар, һәркайсының концертына йөри башласаң, соңгы ыштанны саласың. Барыгызга да йөреп бетереп булмас. Нәрсә эшләргә? Уку йортларына алганда бик нык таләпне арттырырга кирэк. Әмма таләпләр лояль булачак, чөнки укытучының да тамагы, семьясы бар, кеше саны аларга да кирәк. Бәлки уку йортларына 3-5 елга бер генә кабул итү калдырыргадыр? Калганнар әлегә җырлап сыер саусын, иген урсын? Җырчы ипи җитештерми, кризис чорында нәрсә актуаль: ипиме әллә җырмы? Икмәк булса, җыр була! Инде нишләргә сезгә? Зал җыя алмасагыз, ике юл бар: культура министрына барыгыз да урынбасар урынын сорагыз. Или челтәр бизнесына килегез. Минем хезмәт хакым ай саен 100 мен тирәсе. Хатын-кыз өчен начар түгел...

Ни өчен министрга барарга кушам,чөнки бу мәсьәлә бары сезне генә борчый, ахыры.

Ә менә телевизор карамыйм дип әйтү дөрес түгел. Сезне дә карамасалар, анда җыр бирүдән ни мәгьнә? Күренмәсәгез, популярлык төшә... Җырчы врач кебек, үзен туендыра алырга тиеш. Юк икән, димәк бу сезнең һөнәр түгел. Конкуренция. Кайда да эшләргә кирәк. Контроль кертелсә, күп җырчы гел эшсез калачак. Ә болай әле ничек тә азмы-күпме тамак туйдыралар... Яшьләр усә тора. Аларны җырларга ойрәтәбез, эшләргә өйрәтмибез. Конкуренция үсә тора, держитесь!”

Анзия Ханнанова “Кризис чорында,тиз үзгәрергә кирәк. Мин җырчы, миңа эш бирегез дип утырсагыз, бәлки сезгә бер урын табылыр да, ә калганнар нишләр? 500 җырчыны эшкэ алып булмый. Бәлки, агитбригадалар төзеп берничә бригада чыгарырып җибәрергә төрле төбәкләргә? Алай эшләргә үзегез дэ теләмисез инде. Ә бөтен җырчыга хезмәт хакын каян җиткерәсен? Җырчы үз кадерен бик белә 15-20 меңгә беркем эшкэ бармаячак. 50 меңгә дә... Ә сыерны әле 6 меңгә савалар... Сыер савучының хезмәте дә җырчыныкыннан җиңел түгел, шахтерныкы да... Күп җырчылар хәзер шабашкада, салым түләмичә яшәүчеләре дә күп... Яшьләргә әйтегез: төплерәк эш карасыннар, ә җыр, күбесе өчен хобби булсын. Илhамнар, Әлфияләр калкып чыгар әле, югалмаслар. Алтын җирдә ятмый, барыбер табыла. Гаеп итмәгез, үз уйларымны яздым. Моңа тамашачы буларак хакым бар”.

Анзия Ханнанова “Җыр күңелдә туарга тиеш, акча өчен язылган җырның душасы юк. Һәм ул күңелдән күңелгә барып җитмәячәк. Президент бу хакта сүз кузгаткан икән, ныклап уйланырга кирәк. Контроль дә кирәктер, әмма ул ришвәтчелекне арттырачак кына. Анда тагын акчалы җырчылар чәчәк атачак. Все вернется в круги своя... Кем отачак?”

Инсаф Абдуллин “Гамил Афзалның бер шигырендә, колхоз җыелышында бер персонаж: "Чүбек чәйнәп, май чыкмый", ди. Материал юк, (шигырь, көй, башкаручы һ.б.), нигә килсен тамашачы, кирәкми ул аңа. Кеше бара мин дә барам, дип концертка, вряд ли йөри тамашачы. Ә кемдер зал тутыра бит. Әйтик Төхфәтуллин, Каһиров, Фасихов. Чөнки алар җырчы! Матур күлмәк, чәч ясап кына шаккатырып булмый, үтте ул заманнар. Кешегә җан азыгы кирәк! Тамадалар да берничә генә, ул да зур көч таләп итә торган хезмәт, кемгәдер чират торалар, кемнедер куып та кайтаралар. Эшеңне яратып башкарырга кирәк. Профессионаллар бетеп бара. Бүген сәнгать уку йортларына килүчеләрнең ничәсе "Галиябану"ны җырлый белә дә, ничәсе андый җырның булу хакында хәбәрдар. Мин сезгә әйтә алам - 12 дән берсе ишеткән, ә җырның көен дә, сүзен дә белми. Нәрсә эшләргә һәм кем гаепле? Классик сорау. Гаиләдә тамак һәм башка проблемалар, ә мәктәпнең ЕГЭ кайгысы. Илһам абый, Әлфия апа, Флера Сөләймановалар башкарган җырлар бүген дә күңелләрне кузгата, ни өчен, Чөнки анда аларның тормышы, язмышы һәм бөтен яшәеше!”

Айгуль Бариева “Зал тулы булуы әле аның барысы да кассадан сатылып киткән билетлары турында әйтелми!!!(((Залны башка ысуллар белән дә тутырып була!!Һәм ул беркемгә дә сер түгел!!!! Һәм тамашачы уйлый-ооо,менә бит,моның залы туп тулы!!!Димәк моны тамашачы ярата....”

Тәбрис Яруллин “Вот укып чыктым да, альтернатив музыка - менә мин аны тыңлыйм, ай саен яңа җыр, ел саен яңа артист, я альбом һәм бер 20ләп тере тавышлы концерт. Хәзер менә тур бара, 1 октябрь тәмамлана, 6 сы Зөлфия апа чыгыш ясый, Рәдиф яңа альбом әзерли, яңа елга “Җәдит фест” булачак. Кыскасы безнең планетада барсы да кызык һәм рәхәт)”

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100