Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан аэропортында 58 яшьлек ир-атны контрабанда белән тотканнар
«Казан» халыкара аэропортында ике гражданлыгы булган 58 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан таможнясы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ир-ат Россия территориясеннән кыйммәтле әйберләр алып чыкмакчы булган. Алар арасында Екатерина II, Александр I идарә итү чорга һәм Германия империясе чорына караган тәңкәләре, шулай ук СССРның ике «Сугышчан хезмәтләр өчен» медале һәм СССРның биш «Ана даны» ордены бар. Моннан тыш, тоткарланучының багажында алтын һәм көмештән ясалган зәркән бизәнү әйберләре һәм савыт-саба булган.
Фото: Татарстан таможнясы матбугат хезмәте
Хокук саклаучылар версиясе буенча, ир-ат мәдәни һәм тарихи кыйммәткә ия барлыгы 112 әйберне контрабанда юлы белән алып чыгарга җыенган. Экспертиза нәтиҗәләре буенча, аларның 58е мәдәни кыйммәткә ия әйберләр буларак классификацияләнгән. Бу, нигездә, орденнар, медальләр һәм тәңкәләр. Алар 527 мең сум белән бәяләнгән.
Калган 54 эшләнмәне стратегик мөһим товарлар һәм ресурслар категориясенә керткәннәр (зәркән бизәнү әйберләре, кыйммәтле металлдан ясалган савыт-саба). Аларны 2,7 миллион сумга бәяләгәннәр.
Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз